Теләчедә гөшер җыялар

16 октябрь 2014 ел 15:01

15 октябрь көнне Теләче мөхтәсибәтенең Шәтке мәхәлләсендә гөшер җыю оештырылды. Бу эштә авыл имамы Фәрит хәзрәт Шәйхиев башлап йөрде һәм зур тырышлык куйды. Авыл халкыннан җыелган 60 капчык бәрәңге, кишер, чөгендер  Кабан арты мәчетенә һәм  Коръән өйрәнү үзәгенә илтеп тапшырылды, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

ГӨШЕР – җыеп алынган уңышның уннан бере күләмендә фәкыйрьләр өчен бирелә торган сәдака.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана