Чаллыда Утыз Имәни мәчете салына

17 октябрь 2014 ел 14:16

 Чаллы шәһәрендә яңа мәчетләр төзү планлаштырыла. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ошбу хакта болай дип белдерде: “Шәһәр киңәя бара. Яңа 

микрорайоннарда яшәүчеләргә хәзерге вакытта сафта булган мәчетләр ерагая. Шуңа күрә без шәһәр хакимиятенә яңа гыйбадәт йортлары төзелеше өчен җир участоклары 

сорап мөрәҗәгать иттек. Бүгенгесе көндә, Аллага шөкер, өч мәчет өчен җир алынды. Кайберсендә әкрен генә эш тә башланды. Шәһәр хакимиятенә мөселманнар ихтыяҗын 

аңлаулары, үтенечебезне кире какмаулары өчен рәхмәтләребезне белдерәбез.”  

Яңа мәчетләрнең берсе “Замелекесье” бистәсендә булачак. Биредә төзелеш өчен кирәкле барлык документлар булдырылган, мәхәллә юридик теркәү үткән, аның исәп-хисап счеты ачылган. Мәхәлләне оештыручыларның күпчелеге Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан булганга, аңа ошбу авылдан чыккан дин галимебез, шагыйрь Габдрәхим Утыз-Имәни исемен биргәннәр. Бу исем барлык теркәү документларында да чагылыш таба. Бүгенгә көнгә территория өлешчә киртәләп алынган, нигезгә 12 метрлы 49 субай кагылган. Мәчетнең эскиз проекты төзелгән. Ул мөселманнарга хезмәт күрсәтәчәк тулы бер комплекс итеп күзаллана. Мәсәлән, биредә төп намаз залыннан тыш, аерым ишектән керә торган хатын-кызлар залы, мәдрәсә классы, имам бүлмәсе, хәләл ризыклар кибете булачак. Мәчет 150 мөселманга исәпләнелә, территориясе 57 сутый. Быел нигезгә бәйле бетон эшләрен тәмамлау күздә тотыла. 

 15 октябрьдә шәһәр Мөхтәсибәте җитәкчеләре Орлов боҗрасы янәшәсендәге кырда икенче бер мәчет төзелеше өчен җир участогы (24 сутый) чикләрен билгеләделәр. Ошбу изге эш дога кылудан башланды. Биредә төзеләчәк гыйбадәт йорты мөсафирлар өчен дә бик мөһим. Чөнки ул Казан-Уфа трассасы янәшәсендә ( Казан проспекты) үсеп чыгар.

 Өченче мәчет өчен җир участогы Сидоровка бистәсенең “Сувар” шәхси хуҗалыклар районында алынды, дип хәбәр итә Чаллы мөхтәсибәтеннән Хәлил Шәрипов.

 Рәсемнәрдә: “Замелекесье” микрорайонындагы җир участогында булачак мәчет проекты белән танышу; мәчетнең эскиз проекты; Орлов боҗрасы янындагы җир 

кишәрлеге чиген билгеләгәндә дога кылу.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана