string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8280.html"
17.10.2014 16:05

Бүген Симферополь шәһәрендә оештырылган “Кырым ислам мирасын саклауның һәм өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган конференция тәмамлана.

Кырымның дини тарихын, кырым татарлары мәдәниятен өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан оештырылган чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе катнашты. Конференция Россиянең һәм чит илләрнең Алтын Урда чорын өйрәнгән галимнәренә, бүгенге көн күренекле дин әһелләренә һәм дәүләт эшлеклеләренә бергә җыелып, Кырым мирасын өйрәнү, саклау буенча фикер алышу һәм үзара хезммәттәшлек юлларын билгеләргә мөмкинлек бирде.

Татарстан вәкилләре кардәш халыклар - кырым татарлары тарихы, рухи мирасы һәм бүгенге көндә алып барылган эшләре белән якыннан таныштылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мухәммәтшин конференция кысаларында төрле рәсми һәм дини сөйләшүләрдә катнаштылар. Шундый сөйләшүләрнең берсе Кырым мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әмирали Әблиев белән булды. Татарстан һәм Кырым мөфтиләре ике мөфтият арасындагы хезмәттәшлек итү хакында әңгәмә кордылар. Кырым мөфтие фикеренчә, Татарстан күп юнәлешләрдә үрнәк булып тора. Кырым мөфтие сүзләренә караганда, алар безнең республика белән хезмәттәшлеккә һәм диалог корырга, тәҗрибә уртаклашырга әзер.

Камил хәзрәт шулай ук, башка мөфтиләр белән бергә, Кырымның дәүләт телевидениясе тапшыруларында катнашты.

Үзбәк хан мәчетенә 700 ел тулуга багышланган конференция резолюциясе кабул ителде. Катнашучылар дәүләт эшлеклеләрен Иске Кырымдагы тарихи дини корылмаларны торгызырга һәм сакларга чакырдылар. Шулай ук кырым татарлары тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен төзекләндерү һәм саклау буенча максатчан программаларны эшләү, тормышка ашыру кирәклеге әйтелде. 

“КЫРЫМ ИСЛАМ МИРАСЫН САКЛАУНЫҢ ҺӘМ ӨЙРӘНҮНЕҢ АКТУАЛЬ ПРОБЛЕМАЛАРЫ” ДИП АТАЛГАН КОНФЕРЕНЦИЯ КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫН БАРЛЫЙ