string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8283.html"
18.10.2014 16:05

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә мөгаллимнәр, шәкертләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында халкыбызның асыл кызы Мәрьям(бикә) Солтанова-Акчуринаны искә алу чарасы булып узды. Ул Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина һәм Акчуриннар нәселен өйрәнүгә күп өлеш керткән тарих фәннәре докторы Наил Таиров тырышлыгы белән оештырылды. Чара барлык төрки һәм ислам дөньясына таныш булган затның тууына 155 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Галим Наил Таиров кичәдә катнашучыларны Мәръям Солтанова тарихы белән таныштырды.  Мәрьям Солтанова - ХIХ гасырның икенче яртысы, ХХ гасыр башларында Сембер губернасы һәм барлык Идел буена билгеле фабрикант Тимербулат Акчурин кызы. Заманында Казан кызлар гимназиясен тәмамлаган. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башы, мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның улы Арслангалигә кияүгә чыкканнан соң ул Уфада яши башлый. Мөселман хатын-кызлары җәмгыятен җитәкли. 

Мәрьям Солтанова ятим мөселман һәм урыс кызлары өчен балалар йорты, башлангыч мәктәп, мәдрәсәләр һәм китапханә ача. Ятим малайлар яшәгән балалар йортын һәм картлар йортын финанслый. Ул 1908 елда төзегән һәм җитәкләгән оешма мөселман хатын-кызларын иҗтимагый тормышка җәлеп итү, мәгърифәтчелек, хәйрия эшләре белән шөгыльләнә. Ире үлгәннән соң Мәрьям Солтанова Уфадагы мөселман хатын-кызлары җәмгыяте эшләгән ике катлы бинаны ятим кызларга балалар йорты итеп бүләк итә. Уфаның Тукай урамында урнашкан ул йорт бүген дә исән. Йортка керү урынында, ишек кыегы астында һаман да булса “М” һәм “С” ягъни Мәрьям Солтанова исеменең баш хәрефләре дә шул чордан калган килеш саклана. Аның исеме белән Уфадагы Мостай Кәрим урамындагы мәдрәсә аталган.


Мәрьям Солтанова әтисенең игелекле эшләрен дәвам итүче. Наил Таиров сөйләгәнчә, заманында Акчуриннар мәктәпләр, мәдрәсәләр төзеп Сембер, Троицк, Уфа, Казан, Мәскәү, Петербург, Кырым һәм чит илләрдә сәләтле яшьләргә белем бирүне финанслаганнар. Сембер һәм Самарда мәчетләр төзеткәннәр. Петербург, Киев һәм Түбән Новгородлардагы мәчетләр төзелешләренә дә ярдәм иткәннәр.

Тимербулат Акчурин Сембер Думасына да сайлана. Аның Гурьев шәһәрендә эшләгән сукно фабрикасы хәтта Русия хәрбиләренә шинель тегү өчен тукымалар да җитештерә. Акчуринның икенче - "Самайка" фабрикасы елына ярты миллион аршын тукыма җитештерә. 1881 елгы ачлыкта ул Уфа янындагы Иске Тимошкино авылында ярлылар өчен бушлай туклану ашханәсе ача. Анда көненә 320 кеше туклана. Хәйрия эшчәнлеге өчен 1895 елда аңа “Тырышлык өчен” дигән алтын билге тапшырыла. Урыс-япон сугышы елларында ул яралыларны дәвалау өчен хастаханә ача. 1905 елда Иске Тимошкино авылында янгын булып, 240 йорт көл булганнан соң ул аларга йортлар төзергә ярдәм итә. Фаҗигадә зыян күргән мең кешене кием-салым, азык-төлек, утын, чәчү орлыклары һәм акча белән ярдәм итә.

Тимербулат Акчуринның улы Хәсән Акчурин татарда беренче музей оештыра. Анда гарәп, төрек, мисыр, барлык татар ханнары һәм мөселман дөньясында басылган 20 мең акча туплана. Инкыйлабтан соң 1918 елда ул коллекцияне Сембер пролетар музеена тапшыра.