Кайбычта гөшер җыю тәмамланды

20 октябрь 2014 ел 09:16

Кайбыч районы мөхтәсибәтендә гөшер садакаларын җыю төгәлләнде. 18 октябрь көнне халыктан җыелган бәрәңгеләрне, кишерләрне, кәбестәләрне һәм чөгендерләрне Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә һәм Кайбыч районы Федоровский авылында урнашкан өлкәннәр йортына тапшырылды. Быел районда  корылык булу сәбәпле бәрәңге уңышы бик аз булды, кайбер кешеләр утырткан хәтле дә ала алмадылар. Мондый уңдырыш аз булган елда да гөшер сәдәкасын бирүдән өзелмәгән кардәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм рәхмәтен сорап, изге догаларда калабыз, диләр Кайбыч районы дин әһелләре. Шулай ук шушы эшне башкаручы имамнарыбызга һәм җыелган гөшерне Казанга озатырга ярдәм күрсәтүче шәһси эшмәкәр Гарәфетдинов Рамилгә олы рәхмәтләрен  белдерә Кайбыч мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана