Әлмәттә “Җәмгыятьтә экстремист һәм радикаль юнәлешләргә каршы тору: мөселманнар тәҗрибәсе” дигән темага сөйләшү уздырылды

20 октябрь 2014 ел 11:03

Әлмәттә “Җәмгыятьтә экстремист һәм радикаль юнәлешләргә каршы тору: мөселманнар тәҗрибәсе” дигән темага сөйләшү уздырылды. Түгәрәк өстәлдә район җитәкчесе Мәҗит Салихов, ТР МДНнең дәъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Россия ислам институты мөгаллиме, доцент Дамир Шәһәвиев, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты.

Мәҗит әфәнде район хакимиятенең дин әһелләре белән үзара хезмәттәшлеге хакында сөйләде.

Нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров чарада катнашучыларны нәзарәтнең өч юнәлештәге: фән һәм мәгариф, социаль хезмәт һәм дәгъват юнәлешендә алып барган эшләре белән таныштырды. Шулай ук ул нәзарәт тарафыннан татар халкы рухи мирасын торгызуга зур игътибар бирелүен әйтте. Мөселман матбугат чаралары, “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеге турында сөйләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана