Чүпрәледә 27нче мәчеткә нигез салынды

20 октябрь 2014 ел 12:05

16 октябрьдә Иске  Чүпрәле авылы  Тукай урамында “Чүпрәле үзәк Җәмигъ”  мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узды. Бу районда 27нче  мөселман гыйбәдәтханәсе булачак. Нигез ташын салуда район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фирдүс хәзрәт Галиуллин катнашты.  Яңа Аллаһ йорты салыначак урынга  мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов белән бергә мәчет картлары, район халкы җыелды.
Мәчетле авыл – нурлы авыл диләр. Хәер,  Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында бүгенге көндә ике мәчет эшләп килсә дә, Чүпрәле районында үзәк мәчет кирәклеге турында мөселман-кардәшләребез берничә еллардан бирле сүз кузгатып киләләр. Ниһаять,быел Аллаһының ярдәме белән әлеге изге эш башланып китте, дип хәбәр итә drogganoye.tatarstan.ru .
Үзәк мәчетнең Чүпрәлегә килеп кергән урында төзелүе дә үзенә бер күркәмлелек өсти.  Әлеге юл буенча китеп,   икенче якта проваславие динендәгеләр өчен чиркәү төзелешенең алып барылуы районыбызда татарлар һәм чуваш милләте вәкилләренең дус-тату яшәвен янә бер кат искәртеп торачак. 
Чара Изге Коръәннән сүрәләр уку белән башланып китте. Аны Ринат Аймәт улы Хәйретдинов башкарды.
-Бүген без үзалдыбызда зур бурыч куябыз.  Шулай да, Чүпрәледә көчле һәм тырыш кешеләр яшәвенә иманым камил һәм әлеге Аллаһ йортын төзеп чыгарбыз, дип ышанам,-диде район башлыгы Александр Шадриков тантананы ачып.
Фирдүс хәзрәт Галиуллин:  ”Бүген республикада 1500дән артык гыйбадатханә эшләп килә. Мәчетле авылларыбыз ел саен  арта бара.  Татарларда “Башланган эш, беткән эш” дип әйтәләр.  Изге эштә Аллаһ сезгә ярдәмче булсын”,- дип изге теләкләрен ирештерде. Ул югары Ислам университетында теләге булганнарны укырга чакырды. Уку йортын тәмамлап авылларга кайтып эшләүче шәкертләр өчен республикада грант программалары эшләвен әйтеп үтте.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да чүпрәлеләрне тарихи вакыйга белән котлап, изге эшнең хәерле булуын теләде һәм хәйрия ярдәмен әрҗәгә салды.
Яңа мәчетнең төзелеш эшенә районыбызда, читтә яшәүче күп кенә якташларыбыз, иганәчеләр ярдәм итәргә теләк белдергән. Чебоксар шәһрендәге “Тус”  оешмасының генераль директоры Николай Угаслов мәчет өчен төзелеш материалларын кайтарырга вәгъдә иткән. Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз, иганәче Җәмил Хәйруллин исә, тантанага үзе дә кайткан иде. Моннан берничә ел элек яңа мәчет төзү эшләрен, проектлар төзү өчен җыелган матди ярдәмнәр дә әлеге изге эшкә кушылган.
Районыбыз аксакалларының бердәм тәкбир әйтү тавышы астында “Чүпрәле үзәк Җәмигъ” мәчетенең нигез ташы куелды. 


Гөлия Фәизова, drogganoye.tatarstan.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана