Балтачта ислам нигезләре буенча викторинада 170 бала катнашты

20 октябрь 2014 ел 14:49

Балтачта ислам нигезләре буенча чираттагы викторина уздырылды. Анда барлыгы 170 бала катнашты. Дини викторинада баш казый, районның имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре, Россия мөселман яшьләре әгъзалары Илнур Нуриев һәм Ренат Нуриев катнашты.

Викторина бик җанлы үтте. Дин әһелләре балаларга нәсихәтләрен җиткерде. Балалар башта сорауларга язмача җавап бирделәр. Аннары викторина телдән үтте. Балларны санагач җиңүчеләр ачыкланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана