string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8313.html"
21.10.2014 12:03

Бүген Кол Шәриф Мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин белән очрашты.

Очрашуда сүз  Татарстанның дини вәзгыяте һәм җәмгыятьтә динара элемтәләрне ныгыту хакында барды.

Камил хәзрәт Айрат әфәндегә нәзарәт эшчәнлеге, традицион дини кыйммәтләрне саклау, торгызу, “Хузур” нәшрият йорты хакында сөйләде. Очрашу вакытында ТР МДН белән Куркынычсызлык советы арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар билгеләнде.