string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8316.html"
21.10.2014 16:08

Бүген, 21 октябрьдә, нәзарәттә милләттәшебез, Мәскәү эшкуары Сафин Марат Ралиф улы кунакта булып китте. Мөфти Камил хәзрәт кунак белән аралашып, аңар мөфтият һәм исламны үстерү максатыннан гамәлгә ашырылучы проектлар хакында сөйләде. Кунак мөфти һәм нәзарәттәге хәзрәтләр белән бергә өйлә намазын укыды. Аннары Камил хәзрәткә үзен кызыксындырган сорауларны бирде.

Камил хәзрәт Марат Сафинга татар халкы рухи мирасын торгызу кирәклеге һәм мөһимлеге хакында сөйләп  “Хузур”  чыгарган китапларны бүләк итте.

Нәзарәттәге очрашудан соң мөфти танылган милләттәшебезне Ярдәм мәчете белән таныштырды. Биредә мөфти урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов танылган җырчы Алсуның абыйсы Марат Сафинга ТР МДНнең социаль эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук мәчеткә дин нигезләрен өйрәнергә килгән күзләре күрмәүчеләр танылган спортчы белән аралаша алдылар.