ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм дәгъват бүлеге Татарстанның беренче хосписында булдылар. Нәзарәт хезмәткәрләре балалар белән аралаштылар, аларны тәм-томнар белән сыйладылар. Тимергали хәзрәт Юлдашев исә вәгазь сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде.
Нәзарәт вәкилләре атна саен авыру балаларның әти-әниләре белән очрашу, аралашу кирәк дигән карарга килделәр.