Ислам хокуклары буенча курс үткәрелә

24 октябрь 2014 ел 14:37

11-21 ноябрь көннәрендә ТР МДН, РИИ, КФУ “Хәнәфи хокукый мәктәбе юриспруденциясе» дигән темага курслар уздыра.

Курсларны тыңлау өчен гаризаларны 9 ноябрьгә кадәр alsukiu@mail.ru адресына юлларга кирәк.

Укулар тәмамлангач курсларны тыңлаучыларга өстәмә программа үтүләре хакында таныклык тапшырыла.

Лекцияләрне ислам хокуклары буенча югары белемле "Әл-Әзхәр" университеты мөгалиме Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф һәм Россия ислам институты ислам хокукы кафедрасы мөгаллиме, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы  Рөстәм Нургалеев укый.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана