Казан үзәгендә урнашкан “Туган авылым” комплексында озакламый мәчет ачылачак

24 октябрь 2014 ел 15:56

Казан үзәгендә урнашкан “Туган авылым” комплексында озакламый мәчет ачылачак. Бүген, 24 октябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин комплекстагы мәчет булачак бинаны карады һәм хуҗалар белән аралашты. "Туган авылым" комплексы хуҗасы Радик Мөхәррәм сүзләренә караганда, мәчет тәүлек дәвамында эшләячәк. Бирегә теләгән вакытта килергә, намазлар укырга мөмкин булачак. Машина кую өчен махсус мәайданчык та булдырылган.

Мәчетнең хатын-кызлар өчен аерым залы, тәхарәтханәсе, хәләл кафесы һәм рестораны булачак. Иман йорты авыл мәчетләре төсле агач бүрәнәләрдән төзелгән.

Шулай итеп, Казанның 1000 ел еллыгына төзелгән башкала уртасындагы “Туган авылым”да динебезгә чакырып озакламый азан яңгыраячак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана