string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8348.html"
27.10.2014 08:58

24 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре Әлмәт шәһәрендә ислам 

дине нигезләре буенча викторина үткәрде. Викторина язмача үтте, балаларга 20 җиңел, 20 уртача һәм 20 авыр сорау бирелде. Жюри укучыларның 

эшләрен тикшергәндә балалар өчен телдән викторина үткәрелде, монда алар бөтен сорауларга дөрес җавап ишеттеләр. Иң күп бал җыйган укучылар 

кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1нче урын – Сухроб Сираҗетдинов,

2 нче урын – Алия Хасаншина,

3 нче урын - Салават Валиев,

4нче урын – Алсу Юсупова.

Викторинада катнашкан һәрбер бала Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булды. Чарада барлыгы 100 бала катнашты.

Әлмәт районы мөхтәсибәте матбугат хезмәте