Әлмәттә ислам нигезләрен иң яхшы белүчеләргә электрон Коръән бүләк иттеләр

27 октябрь 2014 ел 11:34

Үткән атнада ТР МДНнең “Зәкят”  хәйрия фонды оештырган ислам дине нигезләре буенча 3 викторина Әлмәт районында уздырылды. Викториналар 24-26 октябрьдә Р. Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә һәм Елхово авылында оештырылды. Чараларда   барлыгы 300ләп бала катнашты.

Әлмәт шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, аның ярдәмчеләре һәм Россия мөселман яшьләре берлеге вәкиле Илнур Нуриев балаларга динебез кыйммәтләрен өйрәнүдә уңышлар теләделәр.

Бәйгедә катнашучылар  яхшы әзерлек күрсәтте. Барлык җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләрне электрон Коръән белән бүләкләделәр.

29 октябрьдән викториналар Түбән Кама мөхтәсибәтендә дәвам итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана