Биш мөселман егете хаҗга велосипедта барырга ниятләгәннәр

27 октябрь 2014 ел 13:30

Бүген, 27 октябрьдә, мөфти Камил хәзрәт 2015 елда хаҗ сәфәренә велосипедта сәфәр кылырга теләгән яшьләр белән очрашты. Биш мөселман егете Мәккәгә изге сәфәрләрен Болгардан башларга ниятлиләр.  Мөфтинең яшьләр белән очрашуында “ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин катнашты.

Яшьләр фикеренчә, озын-ерак юл узганда генә кеше үзенең үткәне хакында уйлана, яңа җирләрне уза-уза Аллаһка якынаюын тоя.

“Безнең бабаларыбыз өчен хаҗ кылу 5000 чакрым араны еллар дәвамында узу булган. Бернигә карамастан изге җирләргә чыгып китү, күп сандагы каршылыкларны үтү, әлбәттә, зур тәвәккәллек сорый.  Бу сәфәр эчке дөньяң турында уйланырга, гөнаһлардан арынырга, үзеңдә үрнәк сыйфатлар тәрбияләргә һәм кире өйгә яңа туган сабый бала төсле булып кайтырга ярдәм итә. Моны бер аэропорттан икенче аэропортка очып төшү белән генә чикләргә ярамый. Югары тизлекләр заманында ихласлык җитми”, - дип, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар алар.

Хәзерге вакытта егетләр сәфәр кылырга иганәчеләр эзлиләр. Алар белән «КАМАЗ» оешмасы кызыксынган.

Изге сәфәргә егетләр 2015 елның 25 июнендә кузгалырга җыеналар. Исәп-хисапларына караганда, 5400 чакрым юл үтәргә кирәк булачак. Маршрутлары: Россия-Әзербайҗан-Иран-Күвәйт-Гарәбстан.

Сәфәрләре вакытында яшьләр документаль фильм төшерергә җыеналар. Шул рәвешле Хаҗ юлын – Аллаһка якынаю юлын күрсәтергә телиләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана