string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8358.html"
27.10.2014 14:34

ТР МДНдә  Россия мөселман яшьләре берлеге чираттагы очрашуын уздырды. Бу юлы яшьләр “Хәләл” стандарт комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин белән  хәләл һәм хәрәм турында сөйләштеләр. Хәзрәт катнашучыларга  хәләл ризык белән туклану әһәмияте турында җентекләп аңлатты,  Коръән аятьләрен китерде.

Әйтергә кирәк, күптән түгел генә ТР МДНнең “Хәләл” стандарт комитеты Word Halal Council – “Хәләл” дөньякүләм советы составына керде.

“Тулаем алганда очрашу бик җылы атмосферада үтте. Чарага килгән һәр кеше үзен кызыксындырган сорауга җавап ала алды”, - диде Россия мөселман яшьләре берлеге вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, Россия мөселман яшьләре берлеге һәр атна кызыклы темага багышланган түгәрәк өстәлләр оештыра. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.