string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8359.html"
27.10.2014 14:51

24 октябрь көнне “Дворянское гнездо” ресторанында корбан ашы узды. Корбан ашына Россия ислам институтыннан, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдән, Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән 80ләп шәкерт җыелган иде.

Динебезгә дәгъватлаудан һәм милләтебезнең күркәм сыйфатлары турында сөйләшүдән торган чарада Россия ислам институтының һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры Сәрия Зиннәтова, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе  Гөлназ Шәйхиева катнашты.

Әлеге күркәм, саваплы мәҗлескә  Россия Федерациясенең пешерү остасы, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте әгъзасы, эшмәкәр  Равилә Шамил кызы Шәйдуллина җыйды.

Мәҗлес РИИ шәкертенең Коръән  укуы белән башланып китте, аңардан соң сүзне диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров алды. Ул Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан әйтелгән рәхмәт-сәламнәрне җиткерде һәм мәҗлесне вәгазь белән дәвам итте. Нияз хәзрәт сүзен:  “Динебез белән бергә туган телебез-татар телен дә онытмасак иде, динебезне үз халкыбызга саф татар телендә ирештерсәк иде, дини гореф-гадәтләребезне онытмасак иде”, - дип тәмамлады.

Уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт  нәзарәт тарафыннан шәкертләр өчен оештырылган чаралар хакында җиткерде. Мәсәлән, дини уку йортын тәмамлаган яшь имамнарга ярдәм күрсәтү йөзеннән грантлар тапшырыла башлавы турында әйтте. “Хәзерге көндә дин әһелләренең роле бик зур. Шәкертләр безнең киләчәк имамнар. Дин әһеле дәрәҗәсен күтәрүчеләр. Шәкертләр алданда шушы зур бурыч тора”, - диде хәзрәт.

Табын бик мул иде, Равилә Шамил кызы быел Корбан ашына махсус үгез чалдырган. Эшмәкәр ханым: “Мин былтыр да үгез чалдырган идем, аңа кадәр бары тик сарык чалып табын әзерли идек, Алланың биргәненә шөкер, шушындый дини мәҗлесләр җыеп, мөселман кардәшләребезне бергә туплау күңелемә сөенечләр генә бирә”, - дип, зал тутырып утырган шәкертләрне ихластан сыйлады.

tatar-congress.org язуына караганда, Равилә Шәйдуллина 50 ел җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүдән тыш, әдәбият белән дә кызыксына. Хәзерге вакытта аның 4 китабы дөнья күргән, тиздән бишенче китабы да укучылар кулына барып ирешәчәк, әлеге вакытта ул китап инглиз теленә тәрҗемә иттерелә.