string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8363.html"
27.10.2014 17:09

Бүген “Коръән гыйлеме” курсы ачылды. Укулар 9 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Квалификация күтәрү курсын ТР МДН, РИИ һәм КФУ уздыра. Укулар Мамадыш, Чистай, Буа районнары мәдрәсәләрендә үткәрелә. Лекцияләрне РИИ мөгаллиме Рамазан Курамшин укый. Коръән хакында гыйлем тупларга  теләгән һәркем укуларга килә ала. Курслар түләүсез, ramkur-1978@yandex.ru электрон почтасына язып, мөгаллим белән  элемтәгә керергә мөмкин.

Лекцияләр “Изге Коръән билгеләре”, “Коръән иңү. Пәйгамбәргә иңгән беренче аятьләр”, “Пәйгамбәр заманында Коръәнне туплау”, “Коръән аятьләрен ятлау” һәм башка темаларны колачлый.