“Азан” радиосы туры эфирда яңа тапшыру тәкъдим итә

27 октябрь 2014 ел 17:37

“Азан” –“Ислам авазы” интернет радиосы яңа тапшырулар циклын турыдан-туры эфирда барган  «Кстати говоря» рубрикасы белән ача.  Тыңлаучылар игътибарына республиканың алдынгы дин белгечләре белән кызыклы һәм актуаль темаларга багышланган әңгәмәләр тәкъдим ителәчәк. Тапшыруны radioazan.ru сайтының  «Сетевизор” бүлегендә тыңларга һәм карарга була.

Тапшыруның алып баручысы – Алмаз Әхмәтҗанов.

Студия кунаклары эфирга һәр атнаның дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 15 сәг. чыга.

Бүген Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хиҗабка бәйле сорауларга җавап бирде. Сишәмбе көнне студия кунагы “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы  җитәкчесе  Хәбибулла Нәфисуллин, ә чәршәмбе  мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр булыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана