string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8368.html"
28.10.2014 12:02

27 октябрьдә Кол Шәриф мәчетендә урнашкан  Ислам мәдәнияте музеенда “Мөнәҗәтләр һәм “Мөхәммәдия” китабын әйтү” кичәсе үткәрелде. “Мөкаддәс” ансамбле кызлары Лилия Җиһаншина һәм Гөлназ Җиһангирова халкыбызның рухи бер мирасы булган мөнәҗәтләрне башкардылар. Сәйдә абыстай Аппакова “Мөхәммәдия” китабы һәм динебез кыйммәтләре хакында сөйләде.

Мәшһүр  шагыйрь Мөхәммәд Чәләби (Языйчы угылы Мөхәммәд)  "Мөхәммәдия" дип атаган әсәрен өч елга якын иҗат итә, 1449 елның июль аенда язылып бетә. Ул нәгьт жанрында иҗат ителгән. Әдәбият белемендә нәгьт дип Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) мактап-мәдехләп язылган шигъри әсәрне атыйлар. Китапның башыннан азагына кадәр һәр вакыйга Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) образын ачуга хезмәт итә. Тематик яктан "Мөхәммәдия" галәмнең яратылышын, пәйгамбәрнең тормыш юлын, "теге дөнья" күренешләрен үз эченә ала.
"Мөхәммәдия" китабы халкыбыз арасында кулъязма рәвешендә күпләп тарала, ә 1845 елдан Совет чорына кадәр басма китап буларак иң кимендә 24 тапкыр дөнья күрә.

"Мөхәммәдия" халык өчен дини энциклопедия функциясен үти, мәктәп-мәдрәсләрдә дәреслек буларак кулланыла. Белгечләр фикеренчә,  “Мөхәммәдия”не көйләп уку мөнәҗәт жанрының формалашуына нигез салган.

kazan-kremlin.ru сайты фотолары