Ноябрьдә Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен күтәрү курслары башлана

28 октябрь 2014 ел 14:00

5 ноябрьдә башланачак Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен күтәрү курсларында катнашырга чакырабыз. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Укулар гарәп телендә алып барыла. Аларны ислам фәннәре буенча өч чит ил белгече алып барачак.

6-9 ноябрьдә Кувәйт дәүләтенең Вакыф һәм дини эшләр министрлыгының төп белгече, дини тәгълимат докторы, дәгъват буенча берничә хезмәт авторы Муаз әл-Баянунины лекцияләре көтелә.

 Лекцияләрнең темасы: Поликонфессиональ җәмгыятьтә имамның дәгъват эшчәнлеге принциплары.

10-12 ноябрьдән Мисыр дәүләтенең “Әл-Әзхәр” университетының шәригать һәм хокук факультетында ислам хокукы мөгәллиме, ислам фәннәре буенча иҗазәт иясе, хәнәфи фикхы өлкәсе белгече  Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф лекцияләре булачак.

Лекцияләрнең темасы: Хәнәфи мәзхәбендә актуаль һәм бәхәсле мәсьәләләр

13-15 ноябрьдән Мисыр дәүләтенең “Әл-Әзхәр” университетының шәригать һәм хокук факультетында ислам гыйлеме мөгәллиме, ислам фәннәре буенча иҗазәт иясе Әшрәф Сәәд Мәхмүт лекцияләре булачак.

Лекцияләрнең темасы: Ислам гыйлеменең актуаль мәсьәләләре.

Укулар  Казан шәһәре Газ урамы 19 йорт адресы буенча оештырыла.

Тору урыны – Оренбург тракты 10 нчы йорт.

Туклану һәм яшәү чыгымнарын кабул итүче як үз өстенә ала.

Кунакханәгә  Үзәк тимер юл вокзалыннан 5,47 номерлы автобусларда, ә “Көньяк» автовокзалыннан 4 нче автобуста  “Казан ярминкәсе” тукталышына кадәр барырга кирәк.

Оештыручыларның телефон номерлары : + 7 9272 423578 (Мөзәфәров Ренат Рәмиз улы), +79372881900 (Гыйләҗев Абдулла Марат улы)

Курсларның җитәкчесе: +79063273330 (Гыйлманов Марат Ринат улы)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана