Мөфти сентябрь аенда билгеләнгән Төркия консулы белән очрашты.

28 октябрь 2014 ел 14:21

Бүген, 28 октябрьдә, мөфти Кол Шәриф мәчетендә, танышу һәм хезмәттәшлекне дәвам итү турында сөйләшү ниятеннән, Төркиянең сентябрь аенда билгеләнгән Казандагы яңа генераль консулы Турхан Дилмач белән беренче мәртәбә рәсми төстә очрашты.

Алар  Төркиянең  ислам һәм вакыф эшләре буенча министрлыгы  белән  ТР МДН арасындагы хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләштеләр.

Камил хәзрәт Төркия вәкиленә яңа вазыйфаны башкаруда уңышлар теләде һәм Татарстан белән Төркия арасында рухи элемтәләр коруның, үзара хезмәттәшлек алып баруның мөһимлеген ассызыклады. Консулга “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китапларны һәм Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте.

Очрашу барышында Турхан Дилмач исә Татарстанны һәм республика халкын бик хөрмәт итүе турында сөйләде, Казанга билгеләнүенә шатлануы хакында әйтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана