“Һәрвакыт эш башланыр бисмилладан...” дип аталган шамаилләр күргәзмәсе ачылды

29 октябрь 2014 ел 14:48

Ислам мәдәнияте музеенда “Һәрвакыт эш башланыр бисмилладан...” дип аталган шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә күпгасырлык гарәп каллиграфиясенә яңа караш булып тора. Биредә дини һәм милли традицияләребезгә мөрәҗәгать иткән бүгенге заман рәссамнары шамаилләре белән танышырга мөмкин.

Айзат Минһаҗов (Казан). Күргәзмәдә катнашкан иң яшь рәссам. Татар-төрек лицеенда укыган вакыттан каллиграфиягә һәм рәсем сәнгатенә тартылган Айзат өчен бу күргәзмә – иҗат юлындагы беренче адым.  

Гөлназ Исмәгыйлова (Казан). Гарәп каллиграфиясе буенча белемнәрен Төркиянең Әрҗәйс университетында ныгыта. Казанда ул Россиянең танылган рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Владимир Поповтан дәресләр ала. Рәссамлык стажы зур булмаса да Гөлназның эшләре төрле күргәзмәләрдә тәкъдим ителә килә.

Марат Мингалеев (Чаллы).  Бакый Урманчы иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр язган сәнгать белгече. Аның шамаилләре фәлсәфи һәм символларга бай булуы белән аерылып тора. Күргәзмә афишасы өчен дә аның шамаиле файдаланылды.

Җәмил Әхмәтгалиев (Уфа).  Башкорт дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетында белем алган. Башкортстанда күргәзмәле үткәрелсә дә Җәмилнең иҗаты белән казанлылар беренче тапкыр танышалар.

Зөфәр Низамов (Казан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәссамнәр берлеге әгъзасы. 30дан артык күргәзмәләрдә катнашкан рәссамнең күпкырлы иҗатының бер тармагын каллиграфик картиналар тәшкил итә. Аның эшләре монументаль панноларны хәтерләтә.

 Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы 2011 елдан башлап “Казан Кремле” музей тыюлыгы белән берлектә гарәп каллиграфиясенә багышланган арт-проект оештырып килә. “Һәрвакыт эш башланыр бисмилладан...” дип аталган шамаилләр күргәзмәсе әлеге проект кысаларында оештырылган җиденче күргәзмә.

 Күргәзмәгә рәхим итегез! Адресы: Казан, Кремль, Кол Шәриф мәчете. Татар шамаилләре галереясе. Күргәзмә көн саен сәгать 9.00дән 18.00гә кадәр эшли. Тел.: 8(903)342-69-26, (843) 5678125

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана