“Исмәгыйл - бәй һәм Россия мөселманнары" дип аталган күргәзмә эшли башлады

29 октябрь 2014 ел 16:01

Бүген, 29 октябрьдә, Ислам мәдәнияте музеенда “Исмәгыйл - бәй һәм Россия мөселманнары" дип аталган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәне ачу чарасы күренекле татар галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм нәзарәт вәкилләрен җыйды. Күргәзмәгә килүчеләрне академик Индус Таһиров, депутат Разил Вәлиев, шулай ук Кырымнан килгән кунаклар – Исмәгыйл-бәй мирасы сагында торучылар һәм башкалар сәламләде. Шулай ук чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты һәм Исмәгыйл- бәй Гаспринский мирасын  өйрәнү, бу уңайдан күргәзмә оештырылуы мөһим булганны әйтеп узды.  

Күргәзмәдә танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе,  Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринскийга бәйле экспонатлар урын алган. Алар арасында шәхси әйберләр, ул нәшер иткән “Тәрҗеман” газетасы нөсхәләре, фотографияләр һәм башкалар бар. Экспонатлар Бакчасарайның Исмәгыйль Гаспринский мемориаль музееннан һәм Татарстан Милли архивыннан, КФУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсеннән алынган.

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский 1851 елның 8 (иске стиль — 21) мартында Кырымда Гаспра авылында  туа. Симферополь гимназиясен тәмамлагач, Мәскәүдә гаскәри мәктәптә укый, аны тәмам итми. 1871 елда Парижга китә, Сорбоннада укый, И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873-1875 тә Истанбулда. 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәре башлыгы. Чит илдән кайткач, Кырымда Бакчасарай шәһәрендә 1883 елдан вафатына чаклы (1914) «Тәрҗеман» исемле гомумтөрки газетасы чыгара. Бер үк вакытта Гаспринский 1880 еллардан алып Кырымда яңа метод белән укыта торган мәктәпләр — ысул җәдид мәктәпләре ача, үзе дә укыта һәм ысул җәдид мәктәпләренә мөгаллимнәр әзерләшә. Бу тип мәктәпләр Идел-Урал буенда, Әзәрбайҗанда, Урта Азиядә дә нык таралалар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана