string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8385.html"
29.10.2014 16:34

29 октябрьдә  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Мөфти хәзрәтнең Мәскәүдә дин әһелләре һәм рәсми вәкилләр белән очрашулары билгеләнгән. Бүген Камил хәзрәт Мәскәү һәм Чувашстан Республикасы мөселманнары мөфтие, җәмәгать эшлеклесе Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты.   

Дин әһелләре очрашу барышында мөфтиятләр арасындагы хезмәттәшлек, шулай ук мөселманнар өммәтендәге хәлләр турында сөйләштеләр.  Шулай ук хәзрәтләр якын киләчәккә ниятләнелгән эшләр хакында фикер алыштылар. Рухи-әхлакый кыйммәтләрне халыкка җиткерү, торгызу максатыннан башкарылган гамәлләр турында сөйләштеләр.

Татарстан мөфтие Әлбир хәзрәткә хөрмәтен белдереп, нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте.