Ислам буенча гыйлемнәрегезне ныгытыгыз

30 октябрь 2014 ел 11:02

Ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән белгечләр әзерләү программасы кысаларында 3-7 ноябрьдә “Әл-Манзума әл-бәйкуния” уку әсбабына таянып “Хәдисләрне өйрәнү” дәресен укыту методлары” дип аталган курс уздырыла. Укулар ТР МДН, РИИ һәм КФУ оештыра.

Әлеге курс дини уку йортлары мөгаллимнәренә һәм хәдисләрне өйрәнүчеләргә аталган.

Курс кураторы Айдар Карибуллин,  ТР МДНнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе. Телефон: 89376248604

Шулай ук РИИда ислам фәннәре белән кызыксынучылар, мөгаллимнәр өчен “Коръәндә сүз осталыгы” дип аталган курс башлана. Дәресләрне Әл-Әзхәр университетының Палестин бүлеге ректоры Исмәгыйль Бүлбүл алып барачак. Укулар 3-13 ноябрьдә үтәр дип көтелә. Теләгәннәр 31 октябрьгә кадәр 8 (843) 277-57-66 телефонына шалтыратып языла алалар ( e-mail: alsukiu@mail.ru).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана