string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8391.html"
30.10.2014 11:16

Район җирлекләрендә эшкуарлык эше белән мәшгуль дин кардәшләребезнең иман йортларына ярдәм кулы сузуы сөендерә.  Кайбычның “Рәйхан” кафесы хуҗасы да шундый игелекле эшкә кушылды. Эшкуар Равил Җәләлиев Олы Кайбыч һәм Түбән Кошман авылы мәчетләрен төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтте. Түбән Кошман авылында мәчетнең намаз бүлмәсе заманча итеп төзекләндерелде.  Олы Кайбыч мәчетенең ишек алдына матур итеп брусчатка җәелде.

Бүген Олы Кайбыч һәм Түбән Кошман авылы мәхәлләсенең актив әгъзалары районның «Рәйхан» кафесында кунакта булдылар. Район мөхтәсибәте, әлеге мәхәлләләрнең имамнары Дамир хәзрәт һәм Ибраһим хәзрәт Равил Гәрәфетдин улына рәхмәтләрен белдерделәр, эшендә уңышлар теләп догалар кылдылар, дип хәбәр итә имам-мөхтәсиб  Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.