Республика районнарында балалар өчен дини викториналар дәвам итә

30 октябрь 2014 ел 15:33

29 октябрьдә Түбән Каманың “Ихлас” рухи тернәкләндерү үзгендә викторина уздырылды.  Балалар викторинасын Түбән Кама мөхтәсибәте һәм нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды оештырды.

Чарада Түбән Кама районы авылларыннан җыелган 80ләп кыз бала катнашты. Алар өчен ислам нигезләре буенча 300 сорау әзерләнгән иде. Балалар әзерлекле булулары һәм ислам нигезләрен яхшы белүләре белән куандырдылар.

Җиңүчеләр – Түбән Камадан Камилә Сабирова һәм Айшә Зыятдинова, Ташлык авылыннан Алия Ибраһимова. Аларга кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Ислам нигезләренә багышланган балалар викториналары республика районнарында чиратлап уздырыла. 2015 елның май аенда Болгарда республикакүләм викторина уздырылачак.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана