string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8399.html"
31.10.2014 10:32

30 октябрьдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте комиссиясе, хәләл продукциясен чыгару белән танышу максатыннан, “Чаллы-Бройлер”да булды. Аның составында ТҖ МДНнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Марат Низамов, Яр Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин иде.

 “Чаллы-бройлер” җәмгыяте хәләл продукцияне 2004 елдан бирле җитештерә һәм бу күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә. Биредә барлык эш төрләре дә шәригать кануннарына тулысынча җавап бирә, хәләл продукция өчен тавыклар фәкать кулдан гына суела. Моның шулай булуына биредә булган делегация дә инанды.

Алар җәмгыятьнең баш технологы Рамил Мөхәммәтшин җитәкчелегендә хәләл продукция җитештерүгә бәйле булган барлык цехларның эшчәнлеге белән җентекләп таныштылар һәм  эшләрен хупладылар. “Чаллы-бройлер”да хәләл стандартларына туры килгән продукция җитештерүне контрольдә тотуда Чаллы мөхтәсибәтенең һәм “Хәләл” стандарт комитета вәкилләренең дә өлеше зур.

Бу чара кысаларында “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Марат Низамов җәмгыять җитәкчелегенә  хәләл-индустриягә зур өлеш керткәне өчен  махсус рәхмәт хаты тапшырды. Хәләл җитештерүдә катнашкан 57 хезмәткәргә истәлекле бүләкләр бирделәр.