Әлмәттә хаҗилар белән очрашу булды

31 октябрь 2014 ел 12:31

Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә хаҗилар белән түгәрәк өстәл оештырылды. “ТР МДН ХАҖ”ның бүлеге вәкиле, Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин катнашучыларга хаҗ сәфәренең  исламда зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.

Нурия Шәйхетдинова быел өченче тапкыр изге урыннарга хаҗ кылды.  “Җиде ел буе әлеге сәяхәт турында хыялландым. Һәр намаздан соң Аллаһа Тәгаләдән  Кәгъбатулланы тагы бер тапкыр күрү мөмкинлеге турында сорый идем. Мөмкинлеге булган һәр яшь кешегә бу изге йоланы үтәргә киңәш итәм, чөнки яшьләргә  бу сәфәрне кичерү күпкә җиңелрәк”, - дип бүлеште ул.

Нәзирә Шәйхетдинова изге урыннарны беренче тапкыр гына күрүе. Ул үзенең чыгышында андагы чисталык, хаҗилар арасында хөкемсөргән шәфкатьле мөнәсәбәт турында сөйләде.

Ирле-хатынлы хаҗ сәфәре кылган Рәшидә һәм Рафаэл Димеевлар мөселман кешесе өчен бик җитди булган бу сәфәргә ничек әзерләнүләре турында сөйләде. “Исмәгыйль хәзрәт  изге урыннарга китәр алдыннан безнең белән дәресләр үткәргән иде, шуңа күрә теоретик яктан без бу сәфәргә әзер идек. Чынлыкта исә бу шактый авыр булды, әмма Аллаһ ярдәме белән бу авырлыкларны үттек”, - дип ассызыклады Рәшидә ханым.

Әлмәт хаҗилары үз чыгышларында “ДУМ РТ ХАҖ”ны әлеге олуг сәфәрне тиешле дәрәҗәдә оештыруда зур көч куйганнары өчен, үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Чара ахырында Исмәгыйл хәзрәт Биккинин хаҗ сәфәренең уңышлы булуы турында хәбәр итте. Быел мөселманнар “Хаҗ Әкбәр” хаҗын үти алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана