string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8404.html"
31.10.2014 15:53

ТР МДН, Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты имамнар һәм яшь мөселманнар өчен  психология буенча квалификация үстерү курслары оештырды. Алар 25 октябрьдә башланып китте. Курслар 21 декабрьгә кадәр дәвам итә.

 “Гамәли психология нигезләре” курсы 4 модульдән тора.

 Курсның максаты – психология юнәлешендә теоретик һәм гамәли осталык тупларга ярдәм итү. Шуңа күрә әлеге курс үз-үзеңне танып белү методикасын һәм методларын, психотехника буенча күнекмәләрне үзләштерүне бурыч итеп куя.

Анда идарә итү психологиясе, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт үзенчәлекләре, бәхәснең сәбәпләре һәм аны чишү юлларын табу кебек кызык мәсьәләләр каралачак.

Курсны психология фәннәре докторы, психотерапевт Петрушин Сергей Владимирович алып бара.

Курсны оештыручылар – РИИның гуманитар дисциплиналар кафедрасы, Казан шәһәре, Газ урамы 19 йорт,  305 кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 253-51-80, электрон адрес: Tim_Han@mail.ru яки  vk.com/timerhan_al_kazani

Куратор: гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире Резедә Сафиуллина-Әл Әнси.

Курслар 21 декабрьгә кадәр дәвам итә. Барлык кызыксынучыларны курсларга чакырабыз.