Камил хәзрәт Самигуллин чакыруы буенча Бәхрәйн Корольлеге делегациясе Татарстанда

04 ноябрь 2014 ел 13:03

Бу көннәрдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтендә сөнниләр шаригать мәхкәмәсе хакиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкчелегендәге  Бәхрәйн Корольлеге делегациясе кунакта. Бүген кич Казан аэропортында аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Кунаклар ТҖ МДН эшчәнлеге белән һәм Татарстанда күп милләтләр арасында хөкем сөргән толерант мөнәсәбәт тәҗрибәсе белән танышырлар дип көтелә. Программада Кол Шәрифне, “Хузур” нәшрият йортын, Казанның төрле тарихи мәчетләрен һәм борынгы Болгар шәһәрен күрү дә каралган.

 Бәхрәйн Корольлеге кунаклары ТҖ МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруын  Аргун шәһәрендә Аймани Кыдыйрова исемендәге үзәк мәчет ачылганда алды. Ул вакытта алар Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровта кунакта иде.

Делегация Татарстанда 3 көн булыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана