Кол Шәрифтә ислам турында лекцияләр башлана

13 октябрь 2015 ел 09:22

Агымдагы атнадан башлап “Кол Шәриф” мәчетендә һәр пәнҗешәмбе көнне ислам турында лекцияләр уку башлана. Лекцияләрне ТР МДН дәгъват бүлеге хезмәткере һәм шәһәрнең билгеле имамнары алып барачак

Алар рус һәм татар телләрендә булыр дип көтелә. Лекцияләргә теләгән һәркем килә ала.

Пәнҗешәмбе көнне сәгать 18.00дә мәчеткә рәхим итегез. Беренче лекция исламда гыйлем алу әһәмиятенә багышлана.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана