Авылны нурга күмеп...

04 ноябрь 2014 ел 13:23

25 октябрьдә мөселманнар һиҗри елы белән 1436 елны каршыладылар. Бу уңайдан Чүпрәленең Яңа Кәкерле авылы мәчете  райондагы мәчетләр каршында эшләп килүче мэдрәсәләрдә дин нигезләрен өйрәнүче балаларны җыйды. 

Чиста-пөхтә мәчеттә аларны каршыларга авылның өлкәннәре дә килгән иде. Авыл тарихында беренче мәртәбә булган олы бәйрәм әнә шулай һәр йортка, һәр йөрәккә нур булып урнашты. Бәйрәм табыны аш- су осталары алып килгән тәм-томнардан сыгылып торды. Бәйрәм  мәчет намазы уку белән башланды.Келәм өсләренә тезелешеп утырган 10-14 яшьлек балаларны һәм өлкәннәрне мәчет имамы Әмирҗан Баһаветдинов сәламләде. Һиҗри буенча   Яңа елны авыл халкы шатлыклы вакыйга белән каршы алуына куанычын белдерде. Шушы мәчет каршында балаларга дини белем бирүче Алия Камалованы әле генә хаҗ сәфәреннән,изге гамәлләрен үтәп кайтуы белән дә тәбрикләде.Балаларга белемнәрен сынап карау бәйгесендә унышлар теләде. Яңа Кәкерле гомуми төп белем бирү мәктәбе директоры Шамил Габдрахманов та аның сүзләрен күәтләп, хаҗия Алиянең мәктәп ашханәсендә эшләү белән беррәттән ,инде шактый еллар балаларга дини тәрбия бирүенә соклануын белдерде. “Киләчәгебез балалар кулында.Аллаһны иң күп танучы кешеләр- алар галимнәр.Шуңа да фән диннән аерылмаска тиеш. Динне белгән кеше генә фәнне белергә мөмкин “-диде. Район мөслимәләре берлеге рәесе хаҗия Энҗе Шәрәфетдинова мондый бәйгеләрне башка авылларда да үткәреп республика күләмендә алдынгы урыннарга чыгуны теләде.Балаларга дин нигезләрен өйрәтүче мөгаллимәләргә рәхмәтен белдерде.  Сораулар шактый катлаулы иде. Әлхәмдулилләһ, балаларыбыз Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм(аңа Аллаһның рәхмәтләре һәм сәламнәре булсын) өммәте булуларына куанып, аның сөннәтен, хәдисләрен    тырышып өйрәнүләрен  күрсәттеләр. Коръәнел-кәримнән аятьләр сөйләделәр.Өлкәннәр дә балаларның берсен- берсе уздырып ,кул күтәреп, дөрес җавап бирүләренә куанып утырдылар. Алия апалары җиңүчеләргә медальләр тапшырды. Диния нәзарәте һәм район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов әзерләгән бүләкләр бәйрәмне тагын да күркәм итте. Зур Чынлы, Яңа Кәкерле, Иске Кәкерле, Иске Чүпрәле авылларыннан килүче, викторина сорауларына тулы җавап бирүче шәкертләргә мөхтәсибиятнең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Ә иң актив катнашучы укучылар- Гүзәл Сабирҗанова (Зур Чынлы), Айнур Җамалетдинов (Иске Кәкерле), Ильяз Камалов (Яңа Кәкерле), Мәдинә Ходайбирганова (Иске Чүпрәле) Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләренә лаек булдылар.      

Бәйрәмнең икенче өлеше мул сыйлы өстәл артында дәвам итте. Хаҗия Алия алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз иттереп, буләкләр өләште. Авыл абыстайлары Сария Хәлилова, Бану Зиннәтуллина моңлы мөнәҗәтләр әйтеп,ашка дога кылдырдылар. Һиҗри ел календаре буенча Яңа елның беренче көне әнә шундый изге гамәлләргә бай булды.

 Сания Шәрәпова,Чүпрәле районы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана