string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8429.html"
04.11.2014 14:43

2 ноябрьдә ТР МДНнең дәгъват бүлеге Биектау районы администрациясе белән берлектә “Роль учителя в Исламе: актуальные вопросы духовно-нравственного воспитания” дигән темага семинар уздыры. Чарада 200 якын мәктәп укытучысы һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.

Семинарда ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе  Нияз Сабиров, Рәшидә абыстай Исхакый, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков чыгыш ясады.

Нияз хәзрәт үз чыгышында әхлакый тәрбияне пәйгамбәрләр мирасына таянып бирергә кирәк дигән фикерне җиткерде.

Рәшидә абыстай Исхакый  катнашучыларга бу өлкәдә шактый зур булган тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Илфар хәзрәт Хәсәнов исә Исламда укытучыларга булган зур ихтирам турында лекция укыды.

Катнашучылар файдалы һәм эчтәлекле чыгышлар өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Чара ахырында аларга исламда әхлакый тәрбия бирү турында язылган махсус брошюралар тапшырдылар.