Бәхрәйн Корольлеге делегациясе борынгы Болгарда булды

05 ноябрь 2014 ел 10:53

4 ноябрьдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенә  Бәхрәйн Корольлегеннән килгән кунаклар Бөек Болгар шәһәрендә булды. Биредә алар тарихи һәм мәдәни объектлар, Ак мәчет комплексы белән танышты.

Сөнниләр шаригать мәхкәмәсе хакиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкчелегендәге Бәхрәйн Корольлеге делегациясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде. Ул кунакларга Татарстанда ислам дине үсеше турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән Болгар шәһәрендә тарихи әһәмияткә ия һәйкәлләрне торгызу эшчәнлеге алып барылуы, аның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә керүе турында да әйтте.

Кунаклар шулай ук Икмәк музеенда, Көнчыгыш мавзолейда һәм Болгар территориясендә урнашкан башка объектларда булдылар. Мәртәбәле кунаклар әйтүенчә, татар халкының бай мәдәни мирасы белән танышу аларда тирән тәэсирләр калдырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана