string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8437.html"
05.11.2014 15:29

31 октябрьдә Чирмешән мәчетендә “Исламның матурлыгы” рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйге Корбан гаете уңаеннан уздырылды. Бер ай өчендә балалар дини темага 54 рәсем ясады.

Бәйрәм көнне яшь рәссамнарның иҗатларын мәчеткә килүчеләр һәм авыл кунаклары күрә алды.

“Сезнең кебек яшь рәссамнарның әлеге конкурста зур теләк белән катнашуы безне куандыра. Сез берсеннән-берсе матур мәчетләр һәм шамаильләр тәкъдим иттегез. Киләчәктә дингә мәхәббәтегезне тагы да ныгытырыз һәм ата-бабаларыгызның горыф-гадәтләренә тугрылык сакларсыз дигән теләктә калабыз”, - дип әйтте мәчетнең имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов.

 Конкурсның йомгалау өлешендә 240 бала катнашты. Һәркасысына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара кысаларында гаиләдә ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре темасына кызыклы лекция сөйләделәр. Соңыннан бәйрәм өстәле әзерләп, балаларны корбан ите белән сыйладылар.