string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8439.html"
05.11.2014 17:27

Бүген ТР МДНнең “Зәкят”  хәйрия фонды Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында ислам дине нигезләре буенча  викторина үткәрде. Чарада барлыгы 40 бала катнашты. Алар өчен махсус биремнәр әзерләнгән иде.

Республикада ислам нигезләре буенча үткәрелгән викториналарда Яңа Чишмә районы балалары әлегә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Чара ахырында барлык җиңүчеләргә махсус бүләкләр  тапшырылды.