Теләчедә хаҗилар белән очраштылар

07 ноябрь 2014 ел 10:08

3 ноябрьдә Теләче районы мәчетендә җирле хаҗилар мәхәллә халкы белән очрашты. Җыелышта имамнар, район җитәкчелеге, хаҗ сәфәрендә булган мөселман кардәшләребез катнашты. Хәзрәтләр Исламның бишенче фарыз гамәле булып торган хаҗны үтәүнең әһәмиятлелеген ассызыкладылар. Хаҗилар исә сәфәрдән алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты. Мөмкинлеге булган һәр кешегә әлеге изге гамәлне үтәргә киңәш иттеләр. Мәҗлескә 90лап кеше җыелган иде. Очрашу Гашура көненә туры килде. Чара  корбан итеннән әзерләнгән ифтар белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана