string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8454.html"
07.11.2014 17:01

Россия ислам институтында Бәхрәйн Корольлеге делегациясе булды. Делегацияне сөнниләр шаригать мәхкәмәсе хакиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкләде.

Кунаклар РИИның китапханәсен, Коръән хафизлары әзерләү үзәген һәм ислам мәгърифәте музеенда булды. Алар шулай ук университет мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Нургалиев белән очраштылар.  Ул кунакларга уку йортының эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.