Мөселман лагеренең көзге сменасы тәмам

07 ноябрь 2014 ел 17:44

3-7 ноябрьдә “Гаилә” мәчетендә мөселман  лагере эшләде. Бирегә көзге каникуллары вакытында дини белемнәрен ныгытырган теләгән 90 якын бала йөрде.

Шушы вакыт эчендә Россия ислам институты студентлары балаларга ислам нигезләре, Коръән уку, фикх буенча белем бирде. Әхлак кагыйдәләре һәм дини кыйммәтләр мәсьәләсенә аеруча зур басым ясалды.

Дәресләрдән тыш балалар төрле мәдәни чараларда катнашты. Алар өчен рәсем бәйгесе, кулинар осталык буенча ярыш,  кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылган иде. Кул эшләрен алар Бәхрәйн кунакларына да бүләк итте.

Лагерьның ябылу тантанасына балалар махсус концерт программасы әзерләгән иде. Биредә үзләштергән осталыкларын һәм яңа белемнәрен әти-әниләренә, мәчеткә килгән кунакларга күрсәтте.

 Татарстан мөфтие урынбасары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында шундый күркәм бәйрәм оештырырга ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Балаларга алган белемнәрен киләчәктә тагы тирәнәйтүләрен теләде.

Чара рәхмәт хатлары тапшыру һәм бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана