Шәкертләргә хәләл һәм хәрәм турында сөйләделәр

07 ноябрь 2014 ел 16:13

6 ноябрьдә “Хәләл” стандартлар комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин Ютазы районындагы “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты. Ирек хәзрәт яшьләргә комитет эшчәнлеге турында кызыклы итеп сөйләде. Аннары студентларның күпләгән сорауларына җавап бирде. Сөйләшү барышында хәләл һәм хәләл булмаган ризык өстәмәләре, консервантлар турында да сүз барды. Хәләл маргарин һәм майонезга кагылышлы сораулар яңгырады. Ирек хәзрәт хәләл ризык һәм товар җитештерүче оешмалар  хакында да җиткерде.

Ахырда хәләл системасы белән якыннанрак танышырга теләүчеләр комитет хезмәткәренә үзләренең координаталарын калдырдылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана