string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8460.html"
07.11.2014 18:17

6 ноябрьдә Россия мөселман яшьләре берлегенең Татар интеллектуаль клубы нәзарәттә “Хайтарма” кырым татарлары нәфис фильмын карауны оештырды.

Режиссер Әхтәм Сәйтаблаевның “Хайтарма” киносы репрессиягә эләккән кырым татарларының аяныч язмышын ачып бирә.

Кырым татарлары тарихына багышланган фильм дискы нөсхәсен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга кырым татарлары телеканалы генераль директоры Эльзәрә Исламова бүләк иткән иде. Белгәнебезчә, ТР МДН Иске Кырым шәһәрендәге Үзбәк хан мәчетенең 700 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда катнашты. Мөфти һәм нәзарәт вәкилләре әлеге чаралар кысаларында Татарстан һәм Кырым татарлары мәдәниятенә, рухи мирасы һәм тарихына багышланган сөйләшүләр шаһиты булдылар.

Россия мөселман яшьләре берлеге хезмәткәре Илнур Нуриев фикеренчә, фильм Казан татарларына Россия өммәтенә кушылган кырым татарлары турында күбрәк белергә  ярдәм итә.