Мөфти Актаныш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

08 ноябрь 2014 ел 18:03

Бүген, 8 ноябрьдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казаннан иң ерак урнашкан районнарның берсе - Актаныш мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты. Район хакимияте белән мөхтәсибәт арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне тулырак күзаллау максатыннан район  башлыгы Фаил Камаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Актаныш  имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин катнашты.

Сөйләшү барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең төп максатлары, ниятләре хакында әйтеп, авыл мәчетләрендә мәгърифәтчелек эшен, уку-укытуларны оештыру мөһимлеге турында әйтте. Шулай ук яшьләрне мәчетләр тарафыннан оештырылган иҗтимагый эшләргә тартуның әһәмиятле булуына игътибар юнәлтте.

Район башлыгы Фаил Камаев мөхтәсибнең эшчәнлеге хакында уңай фикерләрен җиткерде.  Мөхтәсиб Руслан хәзрәт, үз чиратында, район хакимияте вәкилләренең дин әһелләренә карата һәм җирлектә дини эшчәнлек алып баруда  теләктәш булуларын билгеләп үтте.  Шул уңайдан күптән түгел узган Корбан бәйрәмен искә алды. Үзәк мәчет ихатасында корбанга сарыклар сату, аны эшкәртү, тигез өлешләргә бүлү дә оештырылган. “Быел мәчетебездә корбан чалучылар күп булды. Эре мал чалынды. Ә корбанга сарыкларны фермерлар китерде. Рәхмәт аларга. Корбан чалу урыннары да уңайлы булсын дип тырыштык. Итләрне дә тигез өлешләргә бүлеп әзерләп бирдек”, -диде ул.  Мөселманнарның мөбарәк бәйрәме көннәрендә районда өлкән буын кешеләре, социаль ярдәмгә мохтаҗлар, балалар өчен корбан ашлары, төрле дини чаралар үткәрелүе һәм бу эшләрдән хакимият вәкилләренең читтә калмавы сөендерә. Корбан бәйрәме көнне социаль хезмәткәрләр, район хастаханәсендә, хокук саклау органнарында эшләүчеләр дин әһелләре белән бергә үзәк мәчет янына агачлар утыртканнар.

Районда алып барылган дини эшләр хакында  сөйләгәндә Руслан хәзрәт көзге каникуллар вакытында үзәк мәчеттә ир балалар өчен дини лагерь оештырылуын, укулар алып барылуын әйтте.  “Көзге каникуллары вакытында 15 бала йөрде. Ә болай, бездә укулар даими алып барыла. Хатын-кызлар да, ир-атлар  да дини башлангыч белем алалар”, - диде хәзрәт.

Бүгенге көндә Актаныш мөхтәсибәтендә барлыгы 42 мәчет-мәхәллә динебезгә хезмәт итә. Казан-Уфа юлындагы  сәфәргә чыккан барча  мөселманнарга атап 2 ел элек төзелгән  яңа мәчет тә әлеге район җирлегендә урнашкан.

Район үзәге Актанышта җәмигъ мәчете  эшләп килә. Хәзерге вакытта тагын ике мәчет төзелә һәм тагын берсенә – 4 нче иман йортына нигез салынган.

Мөфти хәзрәтләре рәсми очрашудан соң үзәк мәчетне карады, бирегә җыелган мәхәллә халкы белән аралашты.  Динебезне өйрәнергә, рухи кыйммәтләрне таратырга, сакларга чакырды. Мәчеткә җыелганнар белән бергә дога кылды,  үзенең күркәм теләкләрен җиткерде, Раббыбыздан мәхәллә халкына бәрәкәт һәм иминлек, дин эшләрен алып баруда ярдәм сорады. 

Шулай ук Камил хәзрәт җирлектәге массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары сорауларына җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана