Мөфти Камил хәзрәт Уфада

09 ноябрь 2014 ел 21:57

8 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чакыруы буенча 1436 хиҗри ел башлану һәм Идел буе Болгарында Ислам кабул итүгә 1126 ел тулу уңаеннан Уфада уздырылган тантанада катнашты.

Тантаналы кабул итүдә Мәскәү кунаклары – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры Александр Жданов, Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләүче департаменты  җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре, имамнары катнашты.

Камил хәзрәт очрашуда бабаларыбызның дин кабул итү тарихын искә төшерде һәм бүгенге көндә Татарстан җитәкчелегенең тарихи һәм рухи мирасны саклауга зур тырышлык куюын билгеләп узды. Моннан тыш мөфти чарада катнашучыларны киләсе ел башында Болгарда узачак Мәүлид бәйрәменә чакырды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана