string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8469.html"
10.11.2014 10:49

ТР МДН каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстандагы беренче балалар хосписына чираттагы визитын оештырды. Әниләр һәм балалар өчен оештырылган җомга вәгазен РИИның шәригать бүлеге шәкертләре Рөстәм Вәйсилев һәм Илнур Шакиров сөйләде. Ул  гыбәдәт кылу һәм ислам кыйммәтләре темасына багышланган иде.

Чарада катнашучы авыру балаларның әти-әниләре  дога кылу, Аллаһ Тәгалә белән тыгыз элемтә урнаштыру, намаз уку  кебек мәсьәләләргә бәйле сораулар бирде.