Буа районының үзәк мәчетендә зәкят турында сөйләштеләр

10 ноябрь 2014 ел 11:32

Узган атнаның җомга көнендә Буа районының үзәк мәчетендә зәкят түләүгә бәйле семинар үтте.

Чарада Голәмәләр шурасы әгъзасы Рустәм хәзрәт Нургалиев һәм ТР МДН каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды директоры  Илнур Вәлиев катнашты.

Семинарга килүчеләргә зәкят түләү һәм аның шартларына бәйле мәсьәләләр турында сөйләделәр. Cораулары булучылар төпле җавап та ала алды.

Буа мәчетендә булган бу очрашу белән “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан районнарында оештырылачак семинарлар сериясен ачты. Аның максаты – мөселманнарга зәкят бирүнең иң мөһим бурычларның берсе булуын искә төшерү.

Киләсе очрашу Нурлат, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана