Хаҗилар хатирәләре белән уртаклашты

10 ноябрь 2014 ел 11:40

Хаҗ гамәлләрен башкарып, исән-сау әйләнеп кайту хөрмәтенә Әтнә районы  Күәм мәчетендә  Коръән ашы уздырдылар. Чарага җыелучыларның күплеге, тирә-як авыллардан кунаклар да шактый булуы, авылда Ислам диненә тартылу көннән-көн көчәя барганны күрсәтә.  Дини мәҗлескә  яшьләр дә килгән,  сабыйлар да читтә калмаган.

Шунысы да игътибарга лаек, быел гына авыл мәчетендә Коръән ашына өченче тапкыр җыелдык.

Беренче чиратта хаҗия, мөгаллимә РафисәФазылҗанова тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Аңар шәкертләре дә теләп булышалар.

Бәйрәмгә җыелганнар башта вәгазьләр тыңладылар. Аннары хаҗилар үз башларыннан кичергәннәрне, хаҗ сәфәрен кылу үзенчәлекләре хакында сөйләделәр, дип хәбәр итәләр Әтнәдән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана