3-8 ноябрьдә Бөгелмә районының үзәк мәчетендә “Сәлам” мөсельман лагеренең көзге сменасы булды. Күркәм традициягә әверелгән бу чарада 50 якын бала катнашты.
Алты көн дәвамында балалар ислам нигезләрен, намаз уку кагыйдәләрен, Коръән укырга өйрәнде.
Чара ахырында һәр бала истәлекле бүләк алды.